news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Казанда PR көннәре старт алды
Бүген Туполев исемендәге КДТУ базасында традицион “Казанда PR көннәре” башланды
Скопировать ссылку
(Казан, 3 март, “Татар-информ”). Бүген Туполев исемендәге КДТУ базасында традицион “Казанда PR көннәре” башланды. PR көннәре кысаларында КАИда җәмәгатьчелек белән элемтәләр буенча V Бөтенроссия студентлар олимпиадасының тантаналы ачылышы узды.
Казанда “PR көннәре” фестивале PR, реклама, журналистика һәм гаммәви коммуникация өлкәсендәге белгечләрнең традицион очрашу урынына әверелде инде.
“Хәзерге җәмгыятьтә толерантлык” - җәмәгатьчелек белән элемтәләр буенча V Бөтенроссия студентлар олимпиадасына җыелган Россия студентлары тарафыннан жюри хөкеменә тәкъдим ителгән PR- проектларның темасы әнә шулай атала, дип хәбәр итә вузның матбугат үзәге.
Юбилей олимпиадасы уңаеннан катнашучыларның саны да рекордлы – Россиянең 23 шәһәреннән (Мәскәү, Санкт-Петербург, Чиләбе, Краснодар, Хабаровск, Мурманск, Самара, Воронеж һ.б.) 250дән артык кеше. Татарстан Республикасы данын 3 вуз яклый. Фестивальдә 43 команда катнаша.
2008 елгы яңа катнашучылар – Мәскәү дәүләт авиация институты, Воронеж дәүләт архитектура-төзелеш университеты, Орлов дәүләт университеты, П.Огарев исемендәге Мордва дәүләт университеты, Новосибирск дәүләт педагогия университеты, Вятка дәүләт гуманитар университеты, Урал дәүләт педагогия университеты, Самара дәүләт техник университеты һ.б.
Вузлар саны буенча иң актив шәһәрләр – Түбән Новгород һәм Мәскәү, алардан 4әр команда килгән. Казан һәм Воронеждан – 3әр, Омск һәм Ульяннан икешәр команда килгән.
Олимпиада программасында PR- проектларын яклаудан тыш, пресс-релизлар, чит тел, кросс-мәдәни коммуникация конкурслары керә. Тестларда җиңүчеләр бүләккә Россия Президентының 40 мең сум күләмендәге стипендиясен алачак.
Казанда PR көннәре кысаларында җәмәгатьчелек белән элемтәләр өлкәсендә әйдәп баручы теоретиклар һәм практикларның мастер-класслары уздырыла.
Җиңүчеләр 5 март көнне игълан ителәчәк.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot