news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Казанда PR көннәре ачылды
Россия студентлары “Заманча җәмгыятьтә толерантлык” темасына PR-проектлар тапшырачак һәм төрле бәйгеләрдә көч сынашачак
Скопировать ссылку
(Казан, 3 март, “Татар-информ”, Гөлнар Гаттарова). Бүген Туполев исемендәге Казан дәүләт техник университетында тантаналы төстә PR көннәре ачыла. “Казанда PR көннәре” чарасы кысаларында җәмәгатьчелек белән элемтәләр буенча олимпиада уздыру ниятләнә.
Олимпиадада катнашу теләге белән Казанда җыелган Россия студентлары кырыс жюри хөкеменә “Заманча җәмгыятьтә толерантлык” темасына PR-проектлар тәкъдим итәчәк. Бөтенроссия олимпиадасы бишенче мәртәбә үткәрелә. Юбилей чарасында катншучыларның рекорд саны көтелә – Мәскәү, Самара, Санкт-Петербург, Краснодар, Чиләбе, Воронеж – барлыгы 27 шәһәрдән 250 дән артык студент көч сынашачак. Татарстан данын өч югары уку йорты яклаячак. Иҗади бәйгедә бәхет сынау теләге белән 43 вуз чыккан. Дүрт команда Казанга шимбә көнне үк килгән. Кичә исә танышулар кичәсе үткән.
Олимпиада программасына PR-проектлар яклаудан тыш, әхлаклы коммуникация кроссы, пресс-релизлар, чит телләрне белүгә кагылышлы бәйгеләр керә. Тестлаштыруда җиңүче Россия Президентының 40 мең сум күләмендәге бер тапкыр бирелә торган стипендиясенә лаек булачак.
PR көннәре кысаларында мастер-класслар оештыру да каралган.
5 март көнне “Татмедиа” агентлыгында Бөтенроссия олимпиадасы жюри җитәкчесе һәм узган елда тестлаштыру конкурсы җиңүчесе – КДТУ студенткасы Алинә Галәветдинова катнашында матбугат очрашуы узачак.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot