news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Португалия, Мексика, Германия һәм Чили уйный, ә Татарстан ота – Талия Миңнуллина

Конфедерацияләр кубогының бездә узуы Татарстанга инвесторларны җәлеп итәргә булышачак.

Казанда Португалия, Мексика, Германия һәм Чили уйный, ә Татарстан ота – Талия Миңнуллина
Салават Камалетдинов
(Казан, 22 июнь, “Татар-информ”, Фәрит Салихов). Республикада футбол буенча Конфедерацияләр кубогы матчлары уздыруның уңай нәтиҗәсе – Казан һәм Татарстанның тагын да ныграк танылуы. Бу хакта Конфедерацияләр кубогына аккредитация узмаган журналистлар өчен уздырылган матбугат конференциясе вакытында Татарстанның Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина җиткерде.
 
“Конфедерацияләр кубогы уеннарының Казанда узуы шәһәр һәм республиканың инвестиция ягыннан җәлеп итүчәнлегенә кинәт кенә тәэсир итмәсә дә, әлеге спорт чарасы нәтиҗәсендә Татарстанның тагын да ныграк танылуына китерә. Бу, әлбәттә, уңай нәтиҗә бирәчәк”, – диде Талия Миңнуллина.
 
Татарстанның Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе сүзләренә караганда, республика һәм аның башкаласының танылуы, барыннан да бигрәк, туризм үсеше белән бәйле.
 
“Бу, әлбәттә, икътисади яктан үз нәтиҗәсен бирәчәк. Футбол матчыларының бездә узуы нәтиҗәсендә халыкара эре оешма вәкилләрен үзебезгә кунакка чакыру мөмкин булды. Бәлки аларның кайберләре алга таба инвестор да булыр. Казанда Португалия, Мексика, Германия һәм Чили футбол уйный, ә Татарстан ота”, – диде ул. 
 
Сүз уңаеннан, әлеге матбугат очрашуы Талия Миңнуллина тәкъдиме белән 22 июнь – Хәтер һәм кайгы көне уңаеннан, Бөек Ватан сугышында һәлак булган сугышчыларны бер минут тынлык белән искә алудан башланды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100