news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда Португалия футболчылары Мексика белән матчка матәм тасмасы тагып чыгачак

Португалия җыелма командасы шул рәвешле илдәге урман янгыннары корбаннарының туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклаша.

(Казан, 18 июнь, "Татар-информ"). Португалия Футбол федерациясе урман янгыннары корбаннары гаиләләренең һәм якыннарының кайгысын уртаклашты. Искәртеп үтәбез, соңгы мәгълүматлар буенча, Педроган-Гранди районындагы фаҗига 57 кешенең гомерен өзде.

"Конфедерацияләр Кубогында катнашкан көн - безне горурлык белән тәкъдим иткән илебез өчен кайгылы һәм авыр көн булды. Бу фаҗига беркемне дә битараф калдырмады, ул хактагы уйлар безне тынычлыкта калдырмый... Янгын корбаннары гаиләләренең, якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз. Бүген уен кырында безнең йөрәкләр сезнең белән янәшә булачак", - диелә Португалия Футбол федерациясе хәбәрендә.

Мөрәҗәгатькә Португалия җыелма командасының бар уенчылары да кул куйган.

Моннан тыш, милли команда әгъзалары ФИФА дан, бүген "Казан-Арена" стадионында булачак Мексика командасы белән уенга матәм тасмасы тагып чыгуны сорадылар. Халыкара футбол Федерациясендә аларга каршы килмәгәннәр, - дип хәбәр итә ESPN.

news_right_1
news_right_2
news_bot