news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда “Порт” сәүдә үзәгендә янгында зыян күрүчеләр юк

Янгын бүген иртән сәүдә үзәгенең беренче катында килеп чыккан.

(Казан, 5 июнь, “Татар-информ”). Казанда “Порт” сәүдә үзәгендә янгында беркем дә зыян күрмәде. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

  • Бүген иртән Казанда Оренбург трактындагы “Порт” сәүдә үзәгендә беренче катта янгын чыкты.

Гадәттән тыш хәл булган урында Казан янгын-коткару гарнизонының 80 хезмәткәре һәм 21 берәмлек техника эшли. Төтенләнгән бинадан 20 хезмәткәр һәм сак хезмәтендәге кешеләр чыгарылган.

"Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, янгында беркем дә зыян күрмәгән.



  

news_right_1
news_right_2
news_bot