Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда “Порт” сәүдә үзәгендә янгын мәйданы 60 квадрат метрга кадәр җиткән
Гадәттән тыш хәл булган урынга, экологик хәлне ачыклау өчен, Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы вәкилләре килгән.
(Казан, 5 июнь, “Татар-информ”). Казанда “Порт” сәүдә үзәгендә янгын мәйданы 60 квадрат метрга кадәр җиткән. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
- Бүген иртән бердәм 112 экстрен хезмәте номерына Казанда Оренбург трактындагы “Порт” сәүдә үзәгендә янгын чыкты дип хәбәр килгән.
Гадәттән тыш хәл булган урынга икенче сан буенча килгән янгын сүндерүчеләр утның беренче катта булуын ачыклаган. Хәзер сәүдә үзәгендә янгын мәйданы 60 квадрат метрга кадәр җиткән.

Урында Казан янгын-коткару гарнизонының 74 берәмлек техникасы эшли.

- Төтенләнгән бинадан 20 хезмәткәр һәм сак хезмәтендәге кешеләрне чыгарганнар. Беркем дә зыян күрмәгән.

“Порт” сәүдә үзәге урнашкан урында су аз булганга күрә авырлыклар килеп чыккан. Биредә “Водоканал” ярдәмгә килгән. Моннан тыш, коммуналь хезмәт күрсәтү машиналары ярдәм иткән.

“29 апрельдә әлеге сәүдә үзәге Татарстан Прокуратурасы тәкъдиме белән күзәтчелек органнары тарафыннан тикшерелде. Шулай ук 2018 елның 4 маенда Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының күзәтчелек эшчәнлеге хезмәткәрләре әлеге объектны тикшерде. Янгын куркынычсызлыгы буенча биш төгәлсезлек ачыкланды”, - дип сөйләде “Татар-информ”га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте җитәкчесе Андрей Родыгин.
Яна торган сәүдә үзәге янына Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы вәкилләре барды. Күчмә лабораторияләр ярдәмендә алар экологик хәлне контрольдә тотачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз