Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда “Порт” сәүдә үзәгендә янган бинаны хуҗасы ике айда төзергә вәгъдә итә
Зыян күргән биналарны төзекләндерү тикшерү эшләре төгәлләнгәч кенә мөмкин булачак.
(Казан, 6 июнь, “Татар-информ”). Казанда “Порт” сәүдә үзәгендә янган бинаны хуҗасы Булат Нагаев ике айда төзергә вәгъдә итә. Әмма зыян күргән биналарны төзекләндерү тикшерү эшләре төгәлләнгәч кенә мөмкин булачак.
"А" корпусы зыян күрмәде. Иртәгә без аның ничек эшләячәге хакында карар кабул итәчәкбез. "Б" корпусын бер-ике ай эчендә торгызачакбыз, бу "А" корпусы эшенә комачаулык тудырмаячак. 80-90 павильон янган, "Б" корпусының икенче каты ысланган”, - диде Булат Нагаев.
Шулай ук эшмәкәр сәүдә нокталары янган эшмәкәрләргә урын табачагын җиткерде.
Моннан тыш, Булат Нагаев аренда түләгәннәрнең акчалары икенче ай өчен саналачак, дип белдерде.

““Бүген "А" корпусына сәгать дүрттән сигезгә кадәр керү оештырылачак. Иртәгә бинага иртәнге җидедән кичке сигезгә кадәр керү мөмкин булачак”, - диде “Порт” сәүдә үзәгенең куркынычсызлык хезмәте җитәкчесе.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз