Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда популяр маркалы бензин төрләре тагын бераз кыйммәтләнә төште
АИ-93,92 ле бензин -24 тиенгә, АИ-95 бензин-2 тиенгә күтәрелде
(Казан, 21 июль, “Татар-информ”). Соңгы бер атнада Татарстан башкаласында А-76 лы бензин һәм дизель ягулыгы бәясе үзгәреш кичермәгән. Татарстанстат китергән саннар шул хакта сөйли. Беренчесенең литры Казанда уртача 19 сум 92 тиен, икенчесенең-18 сум 3 тиен тора. Ә менә АИ-93,92 ле бензин хакы тагын 24 тиенгә артып, литры уртача 21 сум 54 тиеннән сатыла. АИ-95 ле бензин бәясе дә 2 тиенгә күтәрелгән һәм 23 сум 36 тиен тәшкил итә.
Түбән Новгород, Уфа, Самара, Чабаксар, Йошкар-Ола һәм Ижевскида әлеге марка бензиннар һәм дизель ягулыгы бәясе узган атнада үзгәрмәгән.
Соңгы атна йомгаклары буенча, Идел буенча иң кыйммәтле А-76 лы бензин һаман да Йошкар-Олада. Аның литры биредә уртача 20 сум 46 тиеннән сатыла. Түбән Новгородта иң кыйммәт бәяләр популяр бензин маркаларына куелган. АИ-93,92 ле бензинның литры биредә 22 сум 83 тиенгә, АИ-95 ле бензинныкы-24 сум 83 тиенгә җитә. Уфада инде берничә атна дәвамында иң кыйммәтле дизель ягулыгы теркәлгән ( литры 19 сум 30 тиен).
Округта 18 сум 43 тиен торган иң арзанлы А-76 лы бензин һаман да Оренбургта. Ә очсызлы АИ-93,92 ле (21 сум 11 тиен) һәм АИ-95 ле (23 сум) ягулык –Самарада. Дизель ягулыгының иң арзанлысы, гадәттәгечә, Казанда.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз