Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда «Политзавод» проекты программасы эшли башлады
Чараның лекторлары вице-спикеры Римма Ратникова һәм ТР Президентының Эчке сәясәт буенча департамент җитәкчесе урынбасары Роман Беляков булды.
(Казан, 2 декабрь, «Татар-информ», Ирина Ермакова). Бүген Казанда рәсми төстә республика иҗтимагый-сәяси «Политзавод» проектының мәгариф программасы ачылды. Проектта катнашучылар алдында ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова һәм ТР Президентының Эчке сәясәт буенча департамент җитәкчесе урынбасары – Гражданлык җәмгыяте институтлары белән багланыш буенча идарә җитәкчесе Роман Беляков чыгыш ясады.
Беренче ачык лекцияләр вакытында лекторлар республика парламентаризмы, сәяси системасы, күппартиялелек һәм социаль-икътисади перспективалар мәсьәләләренә кагылдылар.
Римма Ратникова, Татарстан парламентының вице-спикеры буларак кына түгел, «Бердәм Россия»нең Татарстан бүлеге сәркатибе урынбасары буларак та тыңлаучыларга партиядә сәяси көндәшлек һәм партия составын яңарту турында кызыксынулары турында сөйләде. «Әгәр дә партия составы яңарып тормаса, аның перспективасы өметсез. Без сәяси көндәшлек яклы – ул «Бердәм Россия»не үстерү өчен кирәк"», – дип билгеләп үтте Римма Ратникова.
Шулай да лекциянең төп темасы булып, Татарстан парламентаризмы эшчәнлеге буенча сораулар булды. «Узган ел республиканың Дәүләт Советы үзенең 25 еллыгын билгеләп үтте. Бу еллар эчендә законлылык эшчәнлегендә уникаль тәҗрибә тупланды, әлеге тәҗрибә хәзер федераль дәрәҗәдә һәм башка төбәк коллегалары тарафыннан да кулланыла», – диде вице-спикер.
Лекциядә республиканың икътисади уңыш алымнары, парламент эше перспективалары һәм, билгеле, партиянең үз сайлаучылары алдындагы җаваплылыгы яктыртылды. «Политзавод» проектына килгәндә, Римма Ратникова: «Татарстанда МГЕР федераль штаб проектын тормышка ашыруда иҗади якын киленде. Бездә яшьләр өчен өстәмә шартлар тудырылды», дип җиткерде.
«Бердәм Россия» Татарстан төбәк бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Кондратьев сүзләренчә, «Политзавод» – Татарстан өчен кадрлар әзерләү проекты ул, үзенә күрә кадрлар резервы. Бирегә, ул әйткәнчә, үзен тормышка багышларга һәм уңышлы сәясәтче булырга теләүчеләр килә.
Журналистларга ул проект идеяләренең кызыклы, бигрәк тә «Бердәм Россия» өчен диде. «Узган ел проектка килгән яшьләр тарафыннан әйтелгән идеяләр сайлау кампаниясе кысаларында тормышка ашты. Проектта катнашучыларның идеяләре күп. Хәзер «Яшь гвардия» дә яңарып килә. Һәм яшь гвардиячеләрнең грантлы проектлары "Бердәм Россия"» тарафыннан тормышка ашырыла.
Андрей Кондратьев бу сезонда «политзаводчыларга» лекцияләрне «иң яхшы сәяси спикерлар һәм сәясәттәге билгеле кешеләр» укыячак, дип белдерде. «Без сәясәткә баручы күп кенә яшь кешеләр һәм бик күп креатив идеялар булыр дип көтәбез», – дип өстәде ул.
Искәртеп үтик: «Политзавод»ның быелгы сезонына 780 гариза алынган. Ноябрь аенда кандидатлар белән туры һәм онлайн-әңгәмәдә катнашып, нәтиҗәләр буенча проектның туры этабына 207кеше тәкъдим ителгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз