news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда полицийский һәлак булган фаҗигадә гаеплегә сигез ел колония бирүне таләп иттеләр

Апрель азагында 31 яшьлек егет идарә иткән "БМВ", куып барган машинадан качып, юл-патруль хезмәте машинасына бәрелгән.

(Казан, 23 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан Югары судында апрель азагында Казанда юл һәлакәте китереп чыгарган 31 яшьлек ир-атка карата җинаять эшен карау дәвам итә. Юл һәлакәтендә ЮХИДИ инспекторы һәлак булган иде. Бүген дәүләт гаепләүчесе аны сигез елга ирегеннән мәхрүм итүне таләп итте. Бу турыда ТР прокурор ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.

“Прокуратора фикеренчә, гаепләнүче хокук саклау органы хезмәткәренең гомерен өзәргә ниятләмәгән, ул аны куа килүче экипаждан качарга һәм машина белән идарә итү таныклыгы булмаган килеш идарә иткәнгә тоткарланудан качарга теләгән”, - дип сөйләде Руслан Галиев.

Шулай ук прокуратура вәкиле наркотиклар саклау буенча элеккеге шартлы срокны үзгәртергә тәкъдим итте. Ул хөкем ителүчегә 8 ел 3 ай гомуми режимлы колониягә хөкем билгеләү таләп итә.

«Татар-информ» апрель азагында Казанда Мәскәү базары тирәсендә 31 яшьлек исерек йөртүче идарәсендәге “БМВ” зур тизлектә “Лада” патруль автомобиленә бәрелгән дип хәбәр иткән иде. Анда ике юл инспекторы булган. Һәлакәт аркасында 42 яшьлек полицейский җитди имгәнүләр алган һәм хастаханәгә озатылган. Табибларның тырышуына кармастан, зыян күрүче хастаханәдә үлгән.

Фаҗигале юл һәлакәтендә гаеплене тоткарладылар. Соңрак ир-атны юл-транспорт һәлакәте урыныннан качып киткән өчен 2015 елда ук машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм иткән булулары ачыкланган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100