news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда полициядә атыш вакытында зыян күрүчеләр турындагы мәгълүмат кире кагылды

Хезмәт тикшерүе вакытында полиция бүлеге башлыгы вазифасыннан читләштерелде.

(Казан, 2 сентябрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казанда полиция бүлегендә атыш вакытында зыян күрүчеләр турындагы мәгълүмат дөрес түгел. Бу турыда Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Зыян күрүчеләр һәм яраланучылар турындагы мәгълүмат дөрес түгел. Хәзерге вакытта полиция бүлеге башлыгы вазифасыннан читләштерелде», — диделәр ведомствоның матбугат хезмәтендә.

Моңа кадәр социаль челтәрләрдә «Зареченский» полициясе бүлегендә форма кигән кешенең пневматик мылтыктан хезмәттәшләренә атуы сурәтләнгән видео чыккан иде.


news_right_1
news_right_2
news_bot