news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда полиция яшьләр төркеме корбаннарын эзли – фото

Төркем әгъзалары Бишбалта бистәсе территориясендә яшьтәшләренә янап, акча таләп иткәннәр.

(Казан, 13 октябрь, «Татар-информ»). Казан полициясе нигездә балигъ булмаган яшьләрдән торган төркем корбаннарын эзли. Хәзергә бер зыян күрүче билгеле - 19 яшьлек егеттән янап акча таләп иткәннәр, дип хәбәр итә Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте.

Соңгы ике елда төркем әгъзалары 19 яшьлек егеттән акча таләп иткән. Ул аларга барлыгы 20 мең сум биргән. Бераздан зыян күрүче түләүдән баш тарткан. Берничә көннән җиде яшүсмер аны сагалап торган, Бишбалта бистәсендә Идел яры буендагы урман полосасына алып барып каты кыйнаганнар, мәсхәрәләгәннәр, телефонын алганнар һәм тагын акча таләп иткәннәр. Бу факт буенча "Сексуаль характердагы көчләү гамәлләре" маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

Полиция һөҗүм итүдә шикләнелә торган 7 яшүсмерне дә тоткарлаган. Аларның лидерлары - төркемдә бердәнбер балигъ Ихтиер Матчанов. Төркемнең калган әгъзаларына 15-17 яшь. Аларның бишесе балигъ булмаганнар эшләре буенча учетта тора. Икесе элек урлау өчен җинаять җаваплылыгына тартылган. Аларның 4 се сак астына алынган, калганнары - өй арестында.

Хәзер полиция яшьләр төркеме корбаннарын эзли. Зыян күрүчеләрне (843) 291-30-80, 291-20-67 телефоннары аша мөрәҗәгать итүләрен сорыйлар. Анонимлык гарантияләнә.

news_right_1
news_right_2
news_bot