news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда полиция яшерен казиноны япкан

Уен клубы урнашкан офистан полиция хезмәткәрләре алты компьютер һәм ун уен консоле алган.

Казанда полиция яшерен казиноны япкан
скриншот видео

(Казан, 24 гыйнвар, «Татар-информ»). Казанда полиция хезмәткәрләре яңа клиентларны бушлай алкоголь эчемлекләре белән җәлеп иткән яшерен казиноны япкан. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Эчке эшләр министрлыгының Икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы көрәш идарәсе Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе хезмәткәрләре комарлы уеннарны законсыз оештыруда шикләнелүче затлар төркемен тоткарлады. Алар уеннарны махсус программа һәм интернет кулланып оештырган", - дип сөйләделәр ведомствоның матбугат хезмәтендә.

Яшерен казино Казанның бер офисында урнашкан. Полиция хезмәткәрләре казинодан алты компьютер һәм ун уен консоле, шулай ук программа җиһазлары һәм кара язмалар алдылар. Казино җитәкчелеге яңа клиентларны төрле уеннар һәм бушлай салкын һәм алкоголь эчемлекләр белән җәлеп иткән.

"Комарлы уеннарны законсыз оештыру һәм үткәрү" маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Әгәр шикләнелүчеләрнең гаебе расланса, аларга алты елга кадәр иректән мәхрүм ителү куркынычы яный.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100