Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда полиция терәк пунктына ут төрткән җинаятьче тоткарланды
Җинаятьне элек хөкем ителгән 32 яшьлек казанлы кылган.
(Казан, 24 март, «Татар-информ», Полина Шевчук). Казанда Дәрвишләр бистәсендәге полиция терәк пунктына ут төрткән җинаятьчене тоткарлаганнар, дип сөйләделәр «Татар-информ»га Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәтендә.
Полиция терәк пунктын Казанда яшәүче элек хөкем ителгән 32 яшьлек ир-ат яндырган. Хәзерге вакытта ир-атны полиция бүлегенә китерделәр.
Элегрәк «Татар-информ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, бүген көндез билгесез ир-ат кулларына канистра тоткан килеш Дәрвишләр бистәсендәге 14 нче полиция терәк пунктына кергән һәм тамбур идәненә ут төрткән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз