news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда полиция түләү терминалын урлаучыларны тоткан

Терминалны акча җитмәгәнлектән урлаганнар.

(Казан, 21 февраль, «Татар-информ»). Казанда полиция урлауда шикләнеп  29 һәм 37 яшьлек кешеләрне тоткарлаган, дип хәбәр итә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәте.

11 февральдә Яңа Савин районының бер сәүдә ноктасында иртәнге сәгать 8дә билгесез кешеләр азык-төлек кибете тамбурыннан түләү терминалын алып чыгып киткән. 30 мең сумлык зыян килгән.

Полиция хезмәткәрләре 29 һәм 37 яшьлек ике казанлыны тоткарлаган. Аларның берсе элек җинаять җаваплылыгына тартылган булган. Терминалны алар акча җитмәгәнлектән урларга карар кылган.

«Урлау» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. 

news_right_1
news_right_2
news_bot