news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда полиция хезмәткәрләре велосипед карагын тоткарлаган

20 яшьлек егет ике көпчәкле транспортны Универсиада проспектындагы йортлардан урлаган.

(Казан, 14 февраль, «Татар-информ»). Казанда полиция хезмәткәрләре велосипед карагын тоткарлаган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

«Февраль башында «Таулар» полиция бүлегенә велосипед урлануы турында берничә гариза килгән. Җинаять эше материалларыннан күренгәнчә, зыян күрүчеләрнең барысы да – Универсиада проспектындагы йортларда яшәүчеләр», - дип белдерделәр ведомствоның матбугат хезмәтендә.

Шундый очракларның берсендә велосипед хуҗасы каракны күреп алып, аны тоткарламакчы булган, әмма егет качып өлгергән. Зыян күрүче бу хакта полицейскийларга хәбәр иткән.

Тәртип сакчылары видеокамерадагы язмаларны өйрәнеп, каракның эзенә төшкән. Берничә көннән соң «Таулар» полиция бүлеге хезмәткәрләре 20 яшьлек егетне кулга алган. Ул үз гаебен таныган һәм ике велосипедны ломбардка тапшыруын әйткән.

Егеткә карата җинаять эше кузгатылган.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100