news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда полиция хезмәткәрләре урам караклыгында шикләнелүчене тоткарлаган

Шикләнелүчедән яшәгән урыннан читкә чыкмау турында имза алынган.

(Казан, 2 сентябрь, «Татар-информ»). 49 яшьлек казанлы сүзләренчә, Себер трактындагы йорт ишегалдында билгесез кеше аның кулыннан шәхси әйберләре, акча һәм кәрәзле телефоны салынган сумкасын тартып алган. Гариза бирүче китерелгән зыян суммасын 25 мең сум дип бәяли. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгы Казан идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан идарәсе оперативниклары 12 нче «Гвардейский» полиция бүлеге хезмәткәрләре белән бергә эзләү чаралары уздырган һәм каракның эзенә чыккан. Ул - беркайда да эшләмәүче 32 яшьлек Казан кешесе. Ир-ат үз гаебен тулысынча таныган. Шикләнелүченең фатирында эзләү барышында тартып алынган кәрәзле телефон полиция хезмәткәрләре тарафыннан дәлил буларак җинаять эше материалына теркәлгән.

Караклык очрагы буенча җинаять эшен тикшерү дәвам иттерелә.

Шикләнелүчедән яшәгән урыннан читкә чыкмау турында имза алынган.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot