Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда полиция хезмәткәрләре түләп алу максаты белән урланган кызны коткарган
Кеше урлаучылар кызның атасыннан 50 млн сум акча таләп иткәннәр
(Казан, 24 октябрь, “Татар-информ”). Татарстанның полиция хезмәткәрләренә, Казанның сәүдә үзәкләренең берсе янында урланган 24 яшьлек кызны табып коткару өчен ике тәүлек вакыт кирәк булган, дип хәбәр иттеләр “Татар-информ” МАна ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә.
Әлеге хәл 21 октябрь көнне “Тандем” сәүдә үзәге янындагы парковкада була. Шаһитлар әйтүенчә, камуфляжлы форма кигән һәм автоматлар белән коралланган дүрт ир-ат корбанының башына мылтык түтәсе белән сугып, көч кулланып "Nissan Almera" машинасына утыртып, билгесез юнәлеш буенча алып китә. Кеше урлап качу шаһитлары бу хакта шундук полициягә мөрәҗәгать итә.
Соңрак кызның әтисе – Казан эшмәкәре телефонына SMS-хәбәр килеп ирешә, анда җинаять кылучылар кызының урлануы турында, ә аның машинасында әһәмиятле мәгълүмат калдырылганы турында хәбәр итә. Эшмәкәр автомобильдә хат салынган конвертка тап була. Урлаучылар йолым акчасы сыйфатында 50 млн сум акча таләп итә. Шулай ук алар полициягә, дусларына һәм танышларына хәбәр итмәү, купюраларга тамга салмау һәм акчаны алачак кешене эзәрлекләргә омтылмау турында таләпләр куя. Юкса, кызны үтерү белән яныйлар.
Тоткын кызны коткару буенча операциядә ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының Җинаятьчеләрне эзләү идарәсе һәм оешкан җинаятьчелеккә каршы көрәш бүлекчәләре катнашкан. Оперативниклар кызны урлап качучыларның автомобиль номерларының ялган булуын һәм аларның күптән исәптән чыгарылган “Запорожец”ныкы булуын ачыклаган, шуңа күрә машина сыйфатламасына туры килгән һәммә кешене тоткарлап тикшерергә туры килгән.
Бер үк вакытта оперативниклар урланган кызның мөмкин булган барлык элемтәләрен тикшергән. Алар барышында шул билгеле булган: баксаң, кызның элек йөргән егете якынча бер ел элек аның атасыннан, бизнес үсеше өчен дип, 5 млн сум акча сораган булган. Эшмәкәр аның үтенечен кире каккач, озакламый яшьләрнең юлы аерыла.
Оперативникларга, җинаятьтә катнашкан дүрт кешенең кем икәнен ачыклау өчен, ике тәүлек вакыт кирәк булган. Кеше урлап качуны оештыручы, чыннан да, кызның элеккеге егете, беркайда да эшләмәүче 30 яшьлек Казан егете булган. Аның фатирында тентү вакытында камуфляж формасының ике комплекты, автомат, старт пистолеты, шулай ук 1943 елгы маркировкалы “Наган” системалы револьвер табылган.
Урлагач, корбанны “Жилплощадка” микрорайонында яшереп тотканнар һәм психотроп препаратлар эчәргә мәҗбүр иткәннәр. Соңрак җинаятьчеләр аны вакытлыча кулланыла торган фатирга күчерергә ниятләгән. Анда барган вакытта юлбасарлар кулга алына. Алар барысы да Казанда яшәүчеләр булып чыга: элек дезертирлык өчен хөкем ителгән 39 яшьлек ир-ат, аның 24 һәм 30 яшьлек иптәшләре һәм урлауны оештыручы.
Хәзерге вакытта оештыручы һәм җинаятьтә катнашучылар сак астында тотыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз