news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда полиция хезмәткәрләре 80 млн сумлык синтетик наркотик яшерелгән урынны тапкан

Тикшерү-оператив чараларда РФ Куркынычсызлык хезмәтенең ТР буенча идарәсе хезмәткәрләре катнашты

  (Казан, 17 октябрь, «Татар-информ»). Казанның Константиновка бистәсендә Татарстан полициясе һәм РФ Куркынычсызлык хезмәтенең ТР буенча идарәсе хезмәткәрләре наркотикларның эре партиясен алган, дип хәбәр итә бүген ТР буенча ЭЭМ.
Яшерен урын турындагы мәгълүмат “Наркотикларсыз тормыш” акциясе барышында белдерелгән. Яшерелгән урыннан гомум массасы 9 кг булган 15 брикет билгесез матдә алынган, ул 200 мең бер кулланылышлы доза дигән сүз. Бу матдәнең бәясе 80 млн сумнан артык тәшкил итә.
Яшерен урыннан алынган матдә ТР буенча ЭЭМ ның Эксперт-криминалистика үзәгенә тикшерүгә җибәрелгән. Экспертлар аның РВ-22 синтетик наркотик матдә икәнлеген ачыклаган.

news_right_1
news_right_2
news_bot