news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда полиция хезмәткәренә һөҗүм иткән җәнҗалчылардан сорау алу видеосы чыкты

Бүген төнлә Чишмәле урамында яшьләр төркеме полиция хезмәткәренә һөҗүм иткән.

(Казан, 25 июль, “Татар-информ”). Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы Казан полициясе хезмәткәрләре белән бәйләнешкән затлардан сорау алу видеосын тәкъдим итте.

Агентлык бүген төнлә Чишмәле урамында яшьләр төркеме полиция хезмәткәренә һөҗүм иткәнлеге, шул сәбәпле аңа табельле корал кулланырга туры килүе турында хәбәр иткән иде. "Татар-информ”да җәнҗал урыныннан видео чыкты.

Беренче тоткарланган зат, кичә кич дүрт дус Чишмәле урамындагы йорт подъездында сөйләшеп торуларын сөйләде. Аннары патруль-пост хезмәте хезмәткәрләре килгән һәм, янәсе, аларны кыйный башлаганнар. Тоткарланган зат хокук саклаучыларның аларга нәрсә өчен һөҗүм итүләрен хәтерләми.

Икенче егетнең аягы утлы корал белән яраланган. Ул тавышланган өчен тоткарлаганнар дип саный. Бу егет полициягә компания таралырга җыенуын аңлатырга теләвен белдерә. Ә полиция хезмәткәре егеткә якын килүдән туктауны таләп иткән һәм корал белән янаган.

Егет кисәтү өчен беренче тапкыр атуны хәтерләми, ә икенчесен – аягына атуларын хәтерли.

Өченче егет эшсез булуын сөйләде. Ул полиция хезмәткәренә буйсынмаганга тоткарлануын, исерек булуын таный. Ул кичне нәрсә булганын хәтерләми.

Дүртенче ир-ат дуслары янына автомобильдә килүен сөйли. Машинасын шул тирәдә калдырып, алар янына җәяү барган. Егетләр спиртлы эчемлекләрне эчеп бетергәндә полиция хезмәткәрләре килгән.

“Полиция хезмәткәрләре кисәтү ясады, мин аларга егетләрне алып китәм һәм таралышабыз дип аңлаттым. Әмма егетләр белән полиция арасында талаш башланды”, - дип сөйләде ул.

Бу ир-ат хокук саклау органнарына каршылык күрсәтмәвен һәм дуслары белән спиртлы эчемлекләр эчмәвен әйтә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100