news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда полиция хезмәткәре үзенә карата көч кулланучыга аткан

Тавыш-гаугалы төркем Чишмәле урамындагы йортларның берсендә яшәүчеләрнең тынычлыгын бозганга, хокук сакчыларын чакыртканнар.

Казанда полиция хезмәткәре үзенә карата көч кулланучыга аткан
архив/Рамиль Гали

(Казан, 25 июль, “Татар-информ”). Казанда төнлә полиция хезмәткәре үзенә ташланган тәртип бозучыга аткан. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Экипажны Чишмәле урамындагы йортларның берсендә яшәүчеләр чакырткан. Алар дүрт кешелек яшьләр компаниясенең тавышлануын һәм йокларга комачаулавын хәбәр иткән.

Полиция хкезмәткәрләре яшьләрне тынычландырырга тырышкан, әмма алары хокук сакчыларына йодрык белән ташланган.

Берничә тапкыр кисәткәннән соң, полиция хезмәткәре табель коралын кулланган. Җәнҗалчыларның икесенең ботлары яраланган, аларны Республика клиник хастаханәсенә озатканнар. Медицина ярдәме күрсәтелгәннән соң, алар өйләренә җибәрелгән.

Тәртип бозучыларның дүртесен дә күрсәтмә бирү өчен “Азино-2” полиция бүлегенә китергәннәр.

Хәзерге вакытта “Хакимият вәкиленә карата көч куллану” маддәсе буенча җинаять эше кузгату мәсьәләсе карала.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100