news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда полиция хезмәткәре тәртип бозучыларга аткан видео барлыкка килде

Тавыш куптаручыларны тынычландыру өчен полиция хезмәткәренә табель коралын кулланырга туры килгән.

(Казан, 25 июль, “Татар-информ”). Казанда полиция хезмәткәре үзенә карата көч кулланучыга аткан видео барлыкка килде. “Татар-информ “га аны шәхси чыганак җибәрде.

“Татар-информ” Казанда бүген төнлә полицейскийларның Чишмәле урамындагы йортларның берсендә яшәүчеләрне борчыган тавыш-гаугалы компанияне тынычландырырга тырышканлыклары турында хәбәр иткән иде. Шәхси чыганактан билгеле булганча, урынга өч полиция хезмәткәре килгән. Алар дүрт кешелек яшьләр компаниясенең тавышлануын, үзләрен ямьсез тотуын күргән. Җәнҗалчылар хокук сакчыларына бәйләнә, киемнәрен тарткалый башлаган. Экипаж җитәкчесе коралдан кисәтү атуы ясаган, әмма яшьләрне ул тынычландырмаган. Аларның берсе полицейскийга ыргылган һәм шул вакытта аның аягына хокук сакчысы аткан. Шундый ук юл белән икенче җәнҗалчыны да тынычландырган. Медицина ярдәме күрсәтелгәннән соң аңлашу өчен дүртесе дә полиция бүлегенә китерелгән.

"Татар-информ”га Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итүенчә, әлеге факт буенча тикшерүгә кадәрге сораштыру бара.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100