news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда полиция автомобиленә бәрелгән “БМВ” йөртүчесен кулга алдылар

Артур Садретдинов 27 июньгә кадәр сак астында булачак, ул үкенүен әйтте.

Казанда полиция автомобиленә бәрелгән “БМВ” йөртүчесен кулга алдылар
Расих Фасхутдинов

(Казан, 28 апрель, “Татар-информ”, Егор Никитин). Казанның Совет районы суды 31 яшьлек беркайда да эшләмәүче Казан кешесе Артур Садретдиновны 27 июньгә кадәр сак астына алды.

Кичә ул үз “БМВ”сында Казанда юл-патруль хезмәте машинасына бәрелде. Нәтиҗәдә полиция хезмәткәре һәлак булды.

Бүген Казан судында Артур Садретдиновка карата иреген чикләү чарасы каралды. Гаепләүче як судтан аны 27 июньгә кадәр сак астына алуны сорады. Тикшерүче Садретдиновның законны явызларча бозучы икәнен һәм иректә тикшерүгә басым ясарга мөмкин булуын әйтте.

Садретдиновның адвокаты гаепләнүченең юл-транспорт һәлакәтендә полицейский үлү фактын тулысынча тануын әйтте.

“Мин үкенәм”, - диде судта Садретдинов үзе.

Яклар дәлилләр китергәннән соң, судья киңәшләшү бүлмәсенә чыкты. Бу вакытта журналистлар Садретдиновка сораулар бирде. Ул теләмичә генә җавап кайтарды, үзенең “шок” хәлендә булуын әйтте.

Киңәшләшүдән соң, суд Артур Садретдиновны 27 июньгә кадәр сак астына алу карарын чыгарды.

Судья закон бозучының җәзасы 20 елга кадәр булган авыр җинаятьтә гаепләнүен әйтте.

"Татар-информ" полиция хезмәткәре һәлак булган өчен “БМВ” хуҗасы да җавапка тартылырга мөмкин дип хәбәр иткән иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot