news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда полицейскийлар шәһәр үзәгендә ике ир-атны яралаган 55 яшьлек атучыны эзли

Кичә кич белән Островский һәм Университет урамнары чатында ир-ат атыш оештырган.

(Казан, 26 декабрь, “Татар-информ”). Казанда полицейскийлар шәһәр үзәгендә атыш оештыручының 55 яшьлек ир-ат булуын ачыклаган. Хәзерге вакытта аны эзлиләр. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Татарстан буенча матбугат хезмәте хәбәр итә.

  • Кичә кич Островский һәм Университет урамнары чатында ир-ат 45 яшьлек кешегә аткан. Зыян күргән кешенең 47 яшьлек иптәше ярдәмгә килмәкче булган, ул аңа да аткан һәм ул урыннан качып киткән. Ир-атлар авыр хәлдә хастаханәгә озатылган

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100