news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда полицейскийлар пенсионерны талаган ир-атны тоткарлаган

47 яшьлек ир-ат ярты ел элек кенә азат ителгән булган һәм янә шул эшкә барган.

(Казан, 1 июнь, “Татар-информ”). Казанда полицейскийлар пенсионерны талаган ир-атны тоткарлаганнар. Бу хакта “Татар-информ”га Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Май ахырында 69 яшьлек хатын-кыз полициягә мөрәҗәгать иткән. Пенсионер ханым лифтта аңа ир-ат һөҗүм итүе турында хәбәр иткән. Начар ниятле зат пычакка охшаш әйбер белән куркытып, шәхси әйберләре һәм акча салынган сумкасын тартып алып качкан.

Һәлакәт урынына полиция килгән, шаһитлардан сораштырып талаучының фотороботын төзегәннәр. Шулай ук видеокамералар язмаларын өйрәнгәннәр һәм җинаятьченең эзенә төшкәннәр.

Элек хөкем ителгән 47 яшьлек ир-атны шул ук микрорайонда тоткарлаганнар. Ул җинаять кылуын таныган. Ачыкланганча, пенсионерга һөҗүм иткән ир-ат ярты ел элек төрмәдән чыккан һәм янә “иске эше”нә тотынган.

Хәзер ул “Талау” маддәсе буенча гаепләнә. Әгәр ир-атның гаебе исбатланса, аңа 10 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү яный.

Тикшерү барышында шикләнелә торган зат сак астына алынган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100