news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда полицейскийлар һөҗүм итүе турында модель гаризасы буенча тикшерү билгеләнгән

Видеороликта модель полицейскийларның үзенә һөҗүм итүе турында сөйли.

(Казан, 28 май, “Татар-информ”). Казанда модель гаризасы буенча аңа полицейскийлар һөҗүм итүе турында тикшерү билгеләнгән. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Виктория Буянцева видеоролик яздырып, социаль челтәрләрдә урнаштырган. Кыз әнисе белән өйләреннән ерак түгел йөрергә чыгуларын, шул вакытта алар янына тәртип саклаучылар килүе турында әйткән. Кыз белдерүенчә, полицейскийлар аның кулыннан эләктереп алып, сумкасын алырга тырышкан.

Кыз тикшерү органнарына гариза язган.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе тикшерүе кайбер интернет-ресурсларда чыккан әлеге хәл турындагы хәбәрнең дөреслегенә ачыклык кертәчәк. Полиция хезмәткәрләре эшчәнлегенең законлылыгына һәм дөреслегенә бәя бирәчәк.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot