news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда полицейскийлар “бозык чыгаручы” мошенник хатын-кызны тоткарлаган

Краснодар краеннан булган 29 яшьлек хатын-кызга карата җинаять эше кузгатылган.

Казанда полицейскийлар “бозык чыгаручы” мошенник хатын-кызны тоткарлаган
Рамиль Гали/архив

(Казан, 27 март, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Казанның “Горки” полиция бүлеге җинаятьчеләрне эзләү хезмәткәрләре мошшениклыкта шикләнелүче хатын-кызны тоткарлаган. Ул Краснодар краеннан булган. Бу хакта РФ Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

23 мартта полициягә Казанның Идел буе районында яшәүче 58 яшьлек ханым мөрәҗәгать итә. Ул урамда үзенә бер хатын-кызның бозыктан арыну ярдәмен тәкъдим иткәнен әйтә. Зыян күрүче ризалык биреп, ялганчыга булган акчасын чыгарып бирә. Бозык салдыру файдасы тисен өчен, хатын-кыз 8 мең сумга тагын бер кат очрашырга тәкъдим итә. Кичен зыян күрүче үзен алдаганнарын аңлап, хокук саклау органнарына мөрәҗәгать итә.

Хокук саклау хезмәткәрләре җинаятьтә шикләнелгән хатын-кызны икенче көнгә тоткарлый. Краснодар краенда яшәүче 29 яшьлек ханым гаебен кире какмаган. РФ Җинаять кодексының “Мошенниклык” (159 маддә) маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Хәзер бу хатынның Казанда башка шундый җинаятьләргә катнашы тикшерелә.

РФ Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе мошенниклар тозагына эләкмәс өчен түбәндәге кагыйдәләрне истә тотарга киңәш итә: таныш булмаган кешеләр үтенече буенча, билгесез телефон номерларына акча күчермәскә; янәсе, банктан картага блокировка яки акча салдыру турында SMS килә икән, банк хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итү яки банк картасының кире ягындагы номер буенча шалтырату кирәк.

Исегездә тотыгыз: банк хезмәткәрләре беркайчан да картаның яшерен кодын сорамаячак. Шулай ук, картадан акча күчерергә яки телефонга килгән SMS-хәбәрне кире аларга җибәрергә кушмаячаклар. Банк картасының пин-кодын һәм кире ягында өч урынлы санны беркемгә хәбәр итмәгез. Акча күчерү өчен картаның 16 санлы номеры җитә, картаның башка мәгълүматларын сорасалар, аралашуны өзегез. Димәк, бу мошенниклар.

Әгәр туганыгызның бәлагә таруы турында хәбәр итеп, мәсьәләне хәл итү өчен акча таләп итсәләр, сөйләшүне өзеп, шул туганыгызның үзенә шалтырату һәм бу хәл турында полициягә хәбәр итү кирәк. Таныш булмаган кешеләрнең күз тию яки бозык салдыру турында үгетләүләренә бирешмәгез. Алар корбаннарын үзләренә ышанырлык титеп сихерли.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100