news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда поликонфессиональ җәмгыятьтә яшьләргә рухи-әхлакый тәрбия бирү турында сөйләшәләр
Бүген Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгында “Поликонфессиональ җәмгыятьтә яшьләргә рухи-әхлакый тәрбия бирү” дип аталган матбугат очрашуы узды
Скопировать ссылку
(Казан, 14 декабрь, “Татар-информ”). Бүген Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгында “Поликонфессиональ җәмгыятьтә яшьләргә рухи-әхлакый тәрбия бирү” дип аталган матбугат очрашуы узды. Анда ТР Министрлар Кабинеты карамагындагы Дин эшләре идарәсе башлыгы Ренат Вәлиуллин, Казан шәһәре имам-мөхтәсибе Мансур хәзрәт Җәләлетдин, Казан епархиясенең яшьләр белән эшләү бүлеге җитәкчесе Александр Хохлов, “Воздвижение Святого Креста” рим-католик Приходы викарие Иезакиель Атакай Айяла, “Россия Православная” күргәзмә проекты җитәкчесе Ксения Симанова, Казан шәһәренең “Покрова Царицы Небесной” гыйбадәт үзәге башлыгы Максим Грицких катнашты. Сүз нигездә яшьләргә православие дине кысаларында рухи-әхлакый тәрбия бирү турында барды.
Казан шәһәренең “Покрова Царицы Небесной” гыйбадәт үзәге башлыгы Максим Грицких сүзләренчә, соңгы вакытта төрле дәрәҗәдә узган иҗтимагый дикуссияләрдә яшьләргә рухи-әхлакый тәрбия бирү мәсьәләсе еш күтәрелә. “Яшьләргә тәрбия бирү генә түгел, ә төрле деструктив агымнар һәм милләтара, конфессияләр арасында ызгыш-талаш китереп чыгарырга омтылучылар йогынтысыннан аралап алу зарур”, - дип белдерде ул. Бу нисбәттән Казанда агымдагы елның 19 декабрендә “Яшьләр һәм поликонфессиональ җирлектә толерантлык” дип аталган “түгәрәк өстәл” утырышы-семинар узачак. Ул тәҗрибә уртаклашу мәйданы буларак карала. Хәзерге вакытта Россия өчен толерантлык мәсьәләсе актуаль, дип саный Максим Грицких. Аның фикеренчә, бигрәк тә яшь буынның ни белән кызыксынуына игътибар итәргә кирәк.
Атна дәвамында – 15-20 декабрь көннәрендә узачак тагын бер чара – “Россия Православная” дип аталган күргәзмә-ярминкә. Ул быел икенче тапкыр “Казан ярминкәсе” күргәзмәләр үзәгендә оештырылачак. 15-20 декабрь көннәрендә узачак “Россия Православная” дип аталган күргәзмә-ярминкәгә килгәндә, аның кысаларында бүгенге гаиләләрнең проблемалары, балалар һәм яшьләрне тәрбияләү, төрле конфессия вәкилләре арасында толерантлык мәсьәләләренә багышланган “түгәрәк өстәл”ләр һәм семинарлар оештырылачак.
Дин эшләре идарәсе башлыгы Ренат Вәлиуллин фикеренчә, мондый чаралар яшьләргә рухи-әхлакый тәрбия бирүдә зур йогынты ясый. “Яшьләрне тәрбияләүдә төрле диннәр актив эш алып бара. Тәрбия мәсьәләләре белән шөгыльләнү – төп конфессияләрнең бурычы”, - дип белдерде Р.Вәлиуллин.
Казан шәһәре имам-мөхтәсибе Мансур хәзрәт Җәләлетдинов исә үз чыгышында толерантлык мәсьәләсенә тукталып, төрле дин әһелләренең башка диннәргә карата ихтирамлы мөнәсәбәттә булуын белдерде. “Корьән үзе шулай булырга куша”, - диде ул.
Казан епархиясенең яшьләр белән эшләү бүлеге җитәкчесе Александр Хохлов сүзләренчә, Татарстан толерантлык мәсьәләсендә бик тә үзенчәлекле өлкә булып тора. Хәзер исә бу тәҗрибәне күбәйтү зарур, дип саный ул.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2