Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда полиция хезмәткәрләре урамда бер кызны кыйнаган өч ир-атны эзли
Бүген телеграм-каналларда Казанның Фатыйх Кәрим урамында билгесез өч кешенең бер кызны кыйнавы турында хәбәрләр чыкты. Билгеләп үтелгәнчә, аларның берсе кызның башына суккан, икенчесе чәченнән сөйрәп йөргән, ә өченчесе типкәләгән.
«Татар-информ»га Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, полиция хезмәткәрләре низагта катнашучыларның шәхесен ачыклый. Әлеге факт буенча тикшерү үткәрелә.
«Хәзерге вакытта «Вишневский» полиция бүлегендә әлеге факт буенча тикшерү үткәрелә, видеоязмалар өйрәнелә, низагта катнашучыларның шәхесе ачыклана. Тикшерү нәтиҗәләре буенча процессуаль карар кабул ителәчәк», - дип хәбәр иттеләр ведомствода.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз