news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда полиатлон буенча Татарстан чемпионаты һәм беренчелеге уздырыла

Татарстан шәһәр һәм районнарының 15 командасыннан 120 спортчы катнашачак

 (Казан, 7 февраль, “Татар-информ”). 9 февраль сәгать 11дә Казанның Мирный бистәсендәге “Динамо” спорт базасында Татарстан Республикасының полиатлон буенча чемпионаты һәм беренчелеге, шулай ук генерал-майор Ф.Г.Булатов истәлегенә багышланган “Готов к труду и обороне” Россиякүләм физкультура-спорт комплексының сынау фестивале уздырыла. Әлеге чараны ачу тантанасы Яңа Дәүләки урамы, 2а адресы буенча уздыру күздә тотыла, дип хәбәр итә Казан мэриясе матбугат хезмәте.

Ярышларда Татарстан шәһәр һәм районнарының 15 командасыннан 120 спортчы катнашачак. Турнир программасына ату буенча күнегүләр, көч гимнастикасы һәм чаңгы ярышлары керә.

news_right_1
news_right_2
news_bot