news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда подвалда эшләүче "Ай нуры" мәчете мәхәлләсе Диния нәзарәтеннән яңа бина сорый

“Ай нуры” мәчетендә 15 ел дәвамында Марзанур хәзрәт Яруллин имам-хатыйб булып тора, иман йортын ремонтлап, эшләтеп килә.

(Казан, 8 ноябрь, “Татар-информ”) Казан шәһәренең Мәскәү районында инде 15 ел дәвамында бер йорт подвалында эшләп килүче “Ай нуры” мәчете мәхәлләсе яңа мәчет төзергә ниятли. Бу ният хакында Татарстан Диния нәзарәтендә һәр сишәмбе оештырылучы кабул итү көнендә бүген “Ай нуры” мәчетенә даими ярдәм итүче Илдар Миншаһаев Татарстан мөфтиенең урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллинга җиткерде, дип хәбәр итә нәзарәтнең матбугат хезмәте.

Дини сабаклар укытылган, җомга намазлары үткәрелгән “Ай нуры” мәчетендә 15 ел дәвамында Марзанур хәзрәт Яруллин имам-хатыйб булып тора, иман йортын ремонтлап, эшләтеп килә.

Илдар Миншаһаев әйтүенчә, мәчет мәхәлләсе яңа матур бина төзергә тели. “Изге юлда йөрүчеләр, шәһәр җитәкчеләре, иманлы дин кардәшләребез ярдәме белән яңа мәчеткә күчәргә өметләнәбез. Безгә 15 ел элек бирелгән җир бар иде. Архив документларын карадым. Иманлы бәндәләребез ярдәм итсә, шушы мәчет төзү эшен башлап җибәрер идек. Күп еллар подвал шартларында эшли алган мәчетне күркәм биналы итәсе килә. Шушы теләгебез шәһәр башлыкларына да, дин өлкәсендәге җитәкчеләребезгә дә, дин кардәшләребезгә дә барып ирешсә иде”, – диде ул.

Рөстәм хәзрәт Хәйруллин бу хакта мөфтигә, шулай ук Казанның Мәскәү һәм Киров районнары мөхтәсибе Илдар хәзрәт Баязитовка җиткерәләчәге, алга таба әлеге мәсьәлә хакында сөйләшүләр булачагын әйтте. “Үзара киңәшеп-сөйләшеп, халык, иганәчеләр ярдәмендә, мәчет җир астыннан чыксын дип, бергәләшәп тырышлыклар куярга язсын”, – диде Рөстәм хәзрәт.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100