Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда подстанциядәге янгыннан соң, биш йортта электр уты белән тәэмин итү торгызылган
Ярдәмче трансформатор станциясендә янгын чыгу сәбәпле, бу йортларда ут беткән иде.
(Казан, 24 апрель, «Татар-информ»). Казанның Гарифҗанов урамындагы биш торак йортта электр белән тәэмин итү торгызылган, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән.
Моңа кадәр «Татар-информ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, бүген төнлә Гарифҗанов урамында ярдәмче трансформатор станциясендә янгын чыккан.
Янгын станциядәге җиһазларга зыян китерү сәбәпле, биш торак йортта яшәүчеләр утсыз калган.
Хәзер «Челтәр компаниясе» оешмасы хезмәткәрләре электр белән тәэмин итүне тулысынча яңадан торгызган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз