news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда подъездда кеше атып үтерү эше белән Тикшерү комитеты шөгыльләнәчәк

Узган елның декабрь аенда билгесез затлар торак йорт подъездында 58 яшьлек ир-атны атып үтерде һәм портфелен алып качты.

Казанда подъездда кеше атып үтерү эше белән Тикшерү комитеты шөгыльләнәчәк
архив/Рамиль Гали

(Казан, 20 февраль, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Якын көннәрдә Казанның Константиновка бистәсендә Рәис Әхмәдуллинны үтерүгә кагылышлы эш материаллары Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча идарәсенә тапшырылачак. Бүген республика эчке эшләр министры Артем Хохорин бишенче чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының 35 нче утырышында шул хакта белдерде.

Моңа кадәр «Татар-информ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, узган елның 18 декабрендә билгесез затлар торак йорт подъездында 58 яшьлек ир-атны атып үтерде һәм портфелен алып качты. Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылды.

«Бүгенге көндә зур күләмдә оператив чаралар башкарылды. Бу эшне тикшерүдә шактый алга китеш бар. Якын көннәрдә җинаятьчеләрне тоткарлау һәм алдагы эшчәнлек өчен Тикшерү комитетына материаллар тапшырачакбыз», - дип искәртте Артем Хохорин.  

news_right_1
news_right_2
news_bot