Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда пляж волейболы буенча “Зенит” клубының җәйге Кубогы ярышлары бара
Ярышта Россиянең 28 шәһәреннән 372 волейболчы катнаша.
(Казан, 5 август, “Татар-информ”, Алексей Анисимов). Казандагы Спортның су төрләре сарае территориясендәге - “Казанка” Спортның пляж төрләре үзәгендә пляж волейболы буенча “Зенит” волейбол клубының җәйге Кубогы ярышлары башланып китте. Быел ул тугызынчы тапкыр уздырыла.
Ярышта Россиянең 28 шәһәреннән 372 волейболчы катнаша. Татарстаннан тыш биредә Түбән Новгород, Мәскәү, Ижевск, Йошкар-Ола, Чебоксар, Ульяновск, Пермь, Самара, Краснодар, Уфа һәм башка шәһәр спортчылары бар. Бу, башка еллар белән чагыштырганда, рекордлы күренеш буларак бәяләнә.
“Зенит” Кубогы ярышлары дүрт категориядә: 18 яшькә кадәрге яшүсмер егетләр, ир-атлар, кызлар һәм катнаш төркемнәр арасында уза.

Ярыш ачылышында спорт сөючеләрне “Зенит-Казан” волейбол клубы вице-президенты Илһам Рәхмәтуллин, клуб директоры Олег Брызгалов һәм команданың баш тренеры Владимир Алекно сәламли. Алар катнашучыларга матур, уңышлы уен күрсәтүләрен һәм имгәнүләрсез уйнап чыгуларын тели.
Искәртеп үтик, “Зенит”ның җәйге Кубогы ярышлары Казанда 4-6 август көннәрендә уза. Финал турниры булып, гала-матч торачак: анда ир-атлар разрядында Кубок җиңүчеләренә каршы Казан клубы уенчылары Вильфредо Леон һәм Алексей Вербов уйнаячак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз