news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда пляж гандболы чемпионатында россиялеләр америкалыларны җиңде

Россиянең хатын-кызлар җыелма командасы өчен төркемле этапның йомгаклау матчы ике периодта да җиңү белән тәмамланды.

Казанда пляж гандболы чемпионатында россиялеләр америкалыларны җиңде
Ильнар Тухбатов

(Казан, 25 июль, “Татар-информ”, Алексей Анисимов). Казанда пляж гандболы чемпионатында Россиянең хатын-кызлар командасы АКШ командасын җиңде. Дөнья чемпионаты 24-29 июльдә Казанда уза.

АКШ җыелма командасына зур турнирларда катнашу тәҗрибәсе җитмәде, шуңа күрә турнир хуҗалары ныклы җиңү яулады. Россия командасы киләсе раундта Дания, Норвегия һәм Вьетнам командалары белән уйнаячак.

Пляж гандболы, дөнья чемпионаты. Хатын-кызлар, C төркеме. Өченче тур.

Россия – АКШ – 2:0 (24:10, 20:8).

Казан, Спортның комлык төрләре үзәге.

news_right_1
news_right_2
news_bot