Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда питбайктагы үсмер ЮХИДИ инспекторын бәрдергән
Казанда ЮХИДИ инспекторын бәрдергән яшүсмер-питбайкерга карата җинаять эше кузгатылган.
Билгеле булганча, үсмер питбайк белән уртак файдаланудагы автомобиль юлына чыккан. Мондый транспорт чараларында гомуми юлларда йөрү тыела. ЮХИДИ хезмәткәрләре аны туктатырга теләгән, әмма үсмер законлы таләпкә буйсынмаган һәм качарга тырышкан.
Качу вакытында ул инспекторларның берсен бәрдергән. Хокук бозучы тоткарланган.
Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган. Хәзер булган хәлнең барлык шартлары ачыклана.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз