news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда питбайк йөртүче яшүсмер сабый утырган коляска белән бәрелешкән

Казанда «Светлая долина» торак комплексында питбайк катнашында юл-транспорт һәлакәте булган. Ике тәгәрмәчле транспорт белән идарә иткән яшүсмер бала утырган коляскага бәрелгән һәм вакыйга урыныннан качкан.

«Татар-информ»га Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгында хәбәр итүләренчә, сабый тиз арада медицина учреждениесенә китерелгән.

Хәзерге вакытта Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре питбайк йөртүчене эзли.

news_right_1
news_right_2
news_bot