Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда «Пиротехника» операциясе дәвам итә
Казанда «Пиротехника» операциясе дәвам итә
(Казан, 29 декабрь, «Татар–информ», Наталья Рыбакова). 25 декабрьдән 3 гыйнварга кадәр Татарстанда «Пиротехника» операциясе уза. Узган дүрт көндә милиция хезмәткәрләре сәүдә нокталарында 300 тикшерү үткәргән, алар барышында 90нан артык административ хокук бозу очрагы ачыкланган, әйләнештән 250 мең сумлык пиротехника алынган. Бүген ТР Эчке эшләр министрлыгында әнә шундый саннар яңгырады.
ТР Эчке эшләр министрлыгының кулланучылар базары һәм административ законнар җыелмасын үтәү өлкәсендә хокук бозуларга каршы көрәш бүлеге башлыгы Илфар Хәлимуллин белдергәнчә, быел Казанда пиротехника эшләнмәләрен сатуга бары тик 50 кибетнең генә хокукы бар, базарларда пиротехника сату бөтенләй тыелган. Куркыныч уенчыклар белән санкциясез сату өлкәсендә законнарны бозган өчен минималь штраф ике мең сум тәшкил итә, алынган тауар кире кайтарылмый.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз