news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда “Әпипә” беренче татар мюзиклы төшереләчәк

Продюсер Миләүшә Айтуганова мюзиклның прокатта уңыш казаначагына ышана.

Казанда “Әпипә” беренче татар мюзиклы төшереләчәк
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 1 август, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Казанда беренче татар мюзиклы төшереләчәк. Бу хактагы хәбәрне “Татар-информ” хәбәрчесенә фильмның идея авторы, продюсер Миләүшә Айтуганова раслады. “Сценарий әзер – аны Марат Кәбиров язды. Бу аның кино белән бәйле беренче эше. Маратны үзем эзләп табып эшләп каравын сорадым. Мюзиклны Илшат Рәхимбай төшерәчәк. Артистлар сайланды. Әмма әлегә финанслар ягы хәл ителмәгән. Акча эзлибез”, - диде ул.

Миләүшә Айтуганова мюзиклның, прокатта уңыш казанып, үзен аклаячагына ышана. Әлегә фильмның тизеры әзерләнәчәк. Мюзиклның эшче исеме – “Әпипә”.

Сюжетның үзәгендә – “Әпипә” исемле кызлар музыкаль төркеме һәм аларның гастрольләре. Мюзиклда нигездә эстрада артистлары катнаша.

Миләүшә Айтуганова кайбер катнашучыларның исемнәрен дә әйтте – Дилә Нигъмәтуллина, “Зөләйлә” кызлары, Алсу Әбелханова һәм башкалар. Җырчы кызларның шоферы ролендә – Фирдүс Тямаев.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot