Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда пилотсыз авиация системаларының фәнни-җитештерү үзәге төзеләчәк
Татарстанда «Татарстан Республикасы пилотсыз авиация системаларының фәнни-җитештерү үзәге» сәнәгать технопаркы төзеләчәк. Республика Министрлар Кабинетының бу хактагы карар проекты ТР хокукый мәгълүматның рәсми порталында урнаштырылган.
Технопарк Казанда урнашачак, ә идарәче компания итеп «Унипарк» ҖЧҖ билгеләнгән. Республика Икътисад министрлыгы проектның тормышка ашырылуын контрольдә тотачак.
Россия Хөкүмәте элекрәк «Пилотсыз авиация системалары» илкүләм проекты кысаларында чараларны гамәлгә ашыру өчен төбәкләргә субсидияләр бирү турындагы закон проектын хуплаган иде. Татарстан пилотсыз авиация системалары өлкәсендә сынаулар һәм компетенцияләр фәнни-җитештерү үзәкләре челтәрен булдыру программасы кысаларында 2 млрд сум алачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз