Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда пианино һәм скрипка өчен язылган яңа җыентыклар тәкъдим ителде
Әсбаплар музыка мәктәпләрендә уйналган гадәти репертуарга алмаш буларак язылган.
(Казан, 11 июнь, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). Казанда пианино һәм ике скрипка өчен язылган җыентыклар тәкъдим ителде. Бүген аларны композитор Гөлнара Беляева белән Ирина Щелкова тәкъдим итте. Казан музыка мәктәбе укытучылары өчен оештырылган иҗади кичәдә “Татар-информ” хәбәрчесе дә булып кайтты.
“Без төзегән җыентыклар - әле моңарчы тарихта булмаган, уникаль әсбаплар. Без, гап-гади музыка укытучылары булсак та, репертуар мәсьәләсен үз җилкәбезгә алдык: еллар буена бер үк төрле программалар уйнала, ә без тоттык та үзебез музыка язып, шәхси китапларыбызны чыгардык”, - диде Гөлнара Беляева.
Иҗади кичәдә барлыгы өч җыентык тәкъдим ителде: “Волшебный смычок”, “Музыкальная карусель” (ике кисәктә). Аларны Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, композитор Гөлнара Беляева һәм скрипка укытучысы, музыка белгече Ирина Щелкова төзегән.
“Балаларыбызга үзебезнең репертуарны тәкъдим иттек, хәзер зачетларда һәм имтиханнарда программа да төрлеләнде”, - дип билгеләп үтте Ирина Щелкова. Кичәгә килгән музыка укытучылары бу ачышка бик мөкиббән китте.
Ирина Щелкова балалар өчен күбрәк заманча Европа стилендә иҗат итсә, Гөлнара Беляева исә милли традицияләргә таянып, балалар һәм зурлар өчен җырлар яза. Аның музыкасы телевидениедә күрсәтелгән фильм-спектакльләрдән таныш: “Ерактагы йолдызым”, “Яңа елда бергә булыйк”, “Без – табигать балалары”, “Җырлы саннар” һ.б.
Иҗат кичәсендә яңгыраган әсәрләр өч блокка бүленде: кече яшьтәге балалар өчен җырлар, зур сыйныф өчен эшкәртмәләр һәм татарча җырлар. Әсәрләр пианино һәм ике скрипка тавышында яңгыратылды. Моннан тыш, җыентыкларда методик киңәшләр һәм шагыйрә Марина Одинокова язган кереш шигырьләр бар.
Cкрипкада Н.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе профессоры Марат Әхмәтов уйнады. Аның сүзләренчә, ул скрипка партиясен ике тавышка бүлеп уйнарга тәкъдим иткән. “Әсәрләрне ишетүгә үк, гашыйк булдым”, - дип әйтте ул “Татар-информ” хәбәрчесенә.
“Скрипка һәм пианинода уйнау өчен язучы композиторлар бар, әмма алар ничектер гади, беркатлы. Ә Гөлнара Беляева һәм Ирина Щелкова әсәрләре баерак язылган. Алар күңелгә үтеп керә. Җыентыклар дүртенче сыйныф балалары да, музыка училищесы студентлары да уйный ала”, - диде Марат Әхмәтов.
Иҗади кичә укытучыларның бер-берсенә тәҗрибә уртаклашулары белән тәмамланды. Җыентыктагы кирәкле әсәрләр укытучыларга электрон почта аша җибәреләчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз