news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда Петр Сперанский күргәзмәсе тәкъдим ителә

26 февраль көнне “Хәзинә” милли сәнгать галереясендә театр рәссамы, графика сәнгате остасы, архитектор Петр Сперанскийның шәхси күргәзмәсе ачылыр дип көтелә

(Казан, 18 февраль, “Татар-информ”). 26 февраль көнне “Хәзинә” милли сәнгать галереясендә театр рәссамы, графика сәнгате остасы, архитектор Петр Сперанскийның шәхси күргәзмәсе ачылыр дип көтелә.
Күргәзмәгә килүчеләр авторның ТР Дәүләт сынлы сәнгать музее тупланмасында саклана торган сәнгать әсәрләре һәм рәссамның тормыш иптәше Любовь Сперанская шәхси коллекциясендә булган иҗади хезмәтләре белән таныша алачак, дип хәбәр итә ТР Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте.
Экспозициядә Петр Сперанскийның 150дән артык иҗат җимеше тәкъдим ителәчәк. Алар арасында сәхнә бизәлеше һәм костюмнарның 104 эскизы, акварель белән ясалган, табигать күренешләре сурәтләнгән 20 картина, төрле бизәкле композицияләр чагылыш тапкан 40ка якын рәсем, шулай ук рәссамның шәхси архивыннан алынган фотолар бар. Әйтергә кирәк, Петр Сперанскийның бизәкле композицияләре 1948 һәм 1953 елларда “Татар халык бизәкләре” дигән альбомда дөнья күрә.
Петр Сперанский 1890 елда Казанда туа. 1914 елда Казан сәнгать училищесын тәмамлый. 1922-1938 елларда академия театрының баш рәссамы була. 1940 елдан алып 1964 елларга кадәр М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрының баш рәссамы булып эшли. 1943-1964 елларда рәссам Казан сәнгать училищесында укыту эше белән дә шөгыльләнә. Күренекле рәссам 1964 елда Казанда үлә.
Петр Сперанский – РСФСРның атказанган мәдәният эшлеклесе (1945), ТАССРның халык рәссамы (1949), Совет чорындагы Татар республикасының театр-бизәлеш сәнгатенә нигез салучыларның берсе.

news_right_1
news_right_2
news_bot