news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда Петр Дульский хезмәтләре белән танышып була

Бүген Казанда уза торган Беренче сәнгать укулары кысаларында “Хәзинә” милли галереясендә танылган рәссам Петр Дульскийның күргәзмәсе ачылды.

(Казан, 10 сентябрь, “Татар-информ”, Ләйсән Әсәдуллина). Бүген Казанда уза торган Беренче сәнгать укулары кысаларында “Хәзинә” милли галереясендә танылган рәссам Петр Дульскийның күргәзмәсе ачылды.
Галереянең мәгълүмат үзәгеннән алган хәбәргә күрә, быел советлар чоры сәнгатенә нигез салучыларның берсе булган Петр Дульскийның тууына 130 ел тула. Шуңа күрә башкалабыздагы Беренче сәнгать укулары да аның хөрмәтенә уздырыла.
Петр Дульский Татарстан Рәссамнар берлеген оештыручы һәм аның беренче җитәкчеләреннән берсе була. Ул узган гасырның 20-30 елларында яши һәм иҗат итә. Аның хезмәтләре Татар республикасы сәнгать мирасын тикшерүгә, Казанның борынгы һәйкәлләрен фәнни яктан барлауга багышлана. Автор Казан һәм республикабызның башка шәһәрләре архитектурасын төптән өйрәнә. Үзенең фәнни хезмәтләрен ул рәсемгә дә төшерә. Мәсәлән, аның 1917 елда ясалган Кизицтагы монастырьлар ансамбле гравюрасы сәнгать сөючеләргә яхшы таныш.
Архитектураны өйрәнгәннән соң, Петр Дульский сыннар ясау, монументаль сәнгать, китап бастыру, кечкенә нәфис сәнгать әсәрләрен тудыру өлкәләрендә эшли һәм иҗат итә. Автор Казанның В.Турин, Л.Крюков, Э.Турнерелли кебек күренекле рәссамнары, каллиграфия остасы Мөхәммәд Мәхмүтов турында язмалар бастыра. Аның Иван Шишкин турындагы монографиясе сәнгать тарихында аерым урынны алып тора.
Петр Дульский татар сынлы сәнгать үсеше концепциясен язучыларның берсе була. Тарихи концепция аның “Инкыйлаб елларында Татар республикасы сәнгате” дигән китабында ачыла. Хезмәтләрдә татар халык иҗаты һәм татар сынлы сәнгатенең милли рухы мәсьәләсе күтәрелә. Әлеге тема аның хезмәтләрендә Октябрь инкыйлабыннан соң да һәм 1920 елда ТАССР төзелгәч тә үстерелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100