news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда “Перспектива” төбәкара инновацион проектлар бәйгесе нәтиҗәләре чыгарыла

Бәйгегә 10-11 сыйныф укучылары, вузлар, башлангыч һәм урта махсус уку йортларының 1-2 курс студентлары эшләре 11 номинация буенча техник иҗат, фәнни-техник инновацион эшләнмәләр юнәл

Казан, 21 май, “Татар-информ”). Дүшәмбе – 24 май көнне ТР Фәннәр академиясенең Кече залында “Перспектива” беренче төбәкара инновацион фәнни-техник проектлар бәйгесе нәтиҗәләре чыгарыла.

Быел бишенче тапкыр уздырыла торган әлеге конкурс укучыларның республикакүләм фәнни-техник проектлары бәйгесе буларак гамәлгә куелган иде. Бәйгенең исеменә үзгәртеш кертү анда катнашучыларның санын арттыру, башка төбәкләрдән талантлы яшьләрне җәлеп итү теләге белән бәйле.

Әлеге конкурсны ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы ТР Фәннәр академиясе, Инвестиция-венчур фонды, ТР Уйлап табучылар һәм рационализаторлар җәмгыяте, ТР Югары уку йортлары ректорлар советы һәм башка оешмалар белән берлектә оештырыла. Бәйгегә 10-11 сыйныф укучылары, вузлар, башлангыч һәм урта махсус уку йортларының 1-2 курс студентлары эшләре 11 номинация буенча техник иҗат, фәнни-техник инновацион эшләнмәләр юнәлешләре буенча кабул ителә, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат үзәге.

news_right_1
news_right_2
news_bot