news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда “Перехват” планы буенча 20 яшьлек талаучы тоткарланган

Автомобильгә утырып качкан җинаятьче Юдино бистәсендә эләккән

 (Казан, 28 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан башкаласында "Перехват” планы буенча ведостводан тыш сак экипажы узып баручыны талаган егетне тоткарлаган.
Җинаять караңгыда, хатын-кыз эштән өенә кайтып барганда, булган. Билгесез зат хатын-кызның сумкасын тартып алган һәм “Лада Гранта” автомобиленә утырып качкан. Хатын-кызның сумкасында фотоаппарат, “Самсунг” кәрәзле телефоны һәм 2,5 мең сум акча булган.

Зыян күрүче автомобиль номерын истә калдырган һәм полициягә хәбәр иткән. “Перехват” планы игълан ителгән. Ведомстводан тыш сак хезмәте хезмәткәрләре эзләнелгән автомобильне Юдино бистәсендә тоткарлаган. Талауда шикләнелгән зат тоткарланган, урланган әйберләр алынган, дип хәбәр итә ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ведомстводан тыш сак хезмәте ФДКУ матбугат хезмәте.

Осиновода яшәүче 20 яшьлек егеткә карата хәзер РФ ҖК ның 161 маддәсе 2 бүлеге (“Талау”) буенча җинаять эше кузгатылган.

news_right_1
news_right_2
news_bot