news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда пенсионер хатын-кызны бәрдереп киткән машина йөртүчене эзлиләр

Өлкән яшьтәге ханымның борыны бәрелгән һәм кулы җәрәхәтләнгән

(Казан, 7 ноябрь, «Татар-информ»). Казанда юл-транспорт һәлакәтендә җәяүле хатын-кыз зыян күргән. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе ЮХИДИ бүлеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Әлеге хәл 5 ноябрьдә 14 сәгать 30 минутта Актай урамының 11нче йорт ишегалдында булган. Билгесез машина йөртүче 83 яшьлек хатын-кызны бәрдергән һәм һәлакәт урыныннан качып киткән. Нәтиҗәдә, олы яшьтәге ханымның борыны бәрелгән һәм кулы җәрәхәтләнгән.

Казан дәүләт автоинспекциясе әлеге юл-транспорт һәлакәтен күрүчеләрнең (8423) 5-333-819 телефоны буенча мөрәҗәгать итүләрен сорый.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100