news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда пенсионер ханымның тулы автобустан егылып төшкәнен видеога төшергәннәр

Автобус «Ленинград» тукталышына тулы булып килгән, әмма пассажирлар транспортка керергә тырышкан.

(Казан, 27 сентябрь, «Татар-информ»). Казанда пенсионер ханымның тулы автобустан егылып төшкәнен видеога төшергәннәр. Видео социаль челтәрләрдә чыкты.

Видеода Ленинград тукталышында кешеләрнең 40нчы автобуска керергә тырышуы күренә. Транспорт тукталышка тулы килгән, яңа пассажирларга басарга да урын булмаган.

Өлкән яшьтәге хатын ишек янына кереп басты, әмма тотынып тора алмыйча артка таба адым ясады һәм юлга егылды.

Пенсионер хатын-кызга торырга ярдәм иттеләр, ул янә автобуска керергә тырышты.

«Кая керәсез? Мин дә сыймыйм бит инде», — дип кондукторның канәгатьсезлек белдерүе өлкән яшьтәге ханымны туктатмады.


news_right_1
news_right_2
news_bot