news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда пенсионер ханым кырык алдарларга 75 мең сум акча һәм мең евро биргән

58 яшьлек хатын-кызны явыз ниятле кеше аңа акчалата бүләк тиеш, дип ышандырган.

(Казан, 7 июль, “Татар-информ”). Казанда пенсионер ханым телефон мошенникларына үз исәп-хисап счетыннан акча күчергән, дип хәбәр иттеләр Россия Эчке эшләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча матбугат хезмәтеннән.

4 июльдә кичен Киров районының 58 яшьлек хатын-кызына найм буенча эш өчен аванс тиеш, дип шалтыратканнар. Ханым шатланып, телефон аша әйтелгәннәрнең барысын да үтәгән. Нәтиҗәдә, ул банкомат аша 75 мең сум акча һәм мең евросын явыз ниятле кешегә күчергән. Ни эшләгәнен аңлаганнан соң, ул “Юдино” полиция бүлегенә мөрәҗәгать иткән.

Хәзер полиция хезмәткәрләре тикшерү алып бара. Алар телефон номерының Самара өлкәсе абонентына караганлыгын билгеләгән. “Мошенниклык” маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча идарәсе республика халкын уяу булырга һәм бернинди тозакларга ышанмаска чакыра. Таныш булмаган кеше шалтыратканда, бигрәк тә банк карталары буенча мәгълүмат бирергә ярамый. Мошенникларга сезнең акчаларга хуҗа булу өчен бары картагызның номерын һәм ПИН-кодын белү җитә. Бер генә оешма да, хәтта банк та сездән ПИН-кодыгызны сорарга тиеш түгел.

Картагыз белән проблемалар туганда, банкның клиент хезмәтенә мөрәҗәгать итегез, аның номеры картагызның арт ягында язылган.
Әгәр дә җинаятьчеләрдән зыян күргәнсез икән, кичекмәстән полициягә “02” яки “112” телефоны аша хәбәр итегез.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100