news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда “Печән базары” заманча татар мәдәнияте фестивале узачак

Бәйрәмгә килүчеләр өчен балалар, фәнни һәм бию мәйданнары эшләячәк, Казан ханлыгы тарихы буенча экскурсия булачак.

Казанда “Печән базары” заманча татар мәдәнияте фестивале узачак
Ильнар Тухбатов

(Казан, 29 июль, “Татар-информ”). 5 августта "Черек күл” паркында “Печән базары” заманча татар мәдәнияте фестивале узачак. Бу хакта “ВКонтакте” социаль челтәр битендә хәбәр ителә.

Бәйрәмгә килүчеләр өчен балалар, фәнни һәм бию мәйданнары эшләячәк, Казан ханлыгы тарихы буенча экскурсия, татар халкы һәм мәдәнияте турында лекцияләр булачак. Моннан тыш, кунаклар фин, Америка, Себер һәм Әстерхан татарлары милли ризыкларыннан авыз итә алачак.

Бу көнне “Гыйлем” проекты мәйданында Qayyum ачык фәнни олимпиада һәм Гарри Поттер турында Татарстан китап нәшриятының татар телендә чыккан китабы тәкъдим ителәчәк.

Теләге булганнар “Бию for you” мастер-класс ала, музыкантлар исә акустик музыка һәм татар джазын уйнаячак. Фестивальдә шулай ук дизайн-ярминкә була һәм анда йөз дизайнер катнаша.

Татар әдәбияты “уку паркында” укылачак.

Чарада дресс-код хуп күреләчәк– милли киемнәрдән яисә аларның бизәкләре булган киемнән килү тәкъдим ителә.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot