news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда «Печән базары» фестиваленең тулы программасы билгеле

Фестиваль кысаларында дизайн-маркет, фудкорт, остаханәләр, экскурсияләр, альтернатив музыка сәхнәсе һәм башка күп төрле мәйданчыклар эшләячәк.

Казанда «Печән базары» фестиваленең тулы программасы билгеле
Рамил Гали фотосы

(Казан, 20 август, «Татар-информ»). 29-30 август көннәрендә Иске татар бистәсендә «Печән базары 2021» фестивале узачак.

«Печән базары» - ел саен Казан шәһәрендә уза торган заманча урам фестивале. Быел ул буыннар диалогы, гаилә, шәҗәрә темасына багышлана. Фестиваль кысаларында дизайн-маркет, фудкорт, остаханәләр, экскурсияләр, альтернатив музыка сәхнәсе һәм башка күп төрле мәйданчыклар эшләячәк, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар яшьләре форумы матбугат хезмәте.

Дизайн-маркетта быел да 100гә якын артык милли дизайнер катнашачак, биредә фестиваль кунакларына заманча милли продукция тәкъдим ителә. Дизайнерлар кулдан җитештерелгән кием һәм аксессуарлар, түбәтәй-калфаклар, күннән тегелгән янчык, биштәр һәм аяк киемнәре,йорт интерьеры элементлары, уенчыклар, китаплар һ.б. тәкъдим итәчәк.

Фудкорт мәйданчыгында Казан ризык осталары җитештергән милли ашлар тәкъдим ителә. Биредә каһвә, туңдырма, крафтлы чәй һәм башка төрле сыйфатлы продукция авыз итәргә һәм сатып алырга була.

Фестивальдә Казанның тарихи үзәге буйлап бушлай экскурсияләр оештырылачак. Кабан күле тирәли велосипед һәм самокатларда узачак экскурсияләр барышында оештыручылар Казанның сәүдәгәр фамилияләре турында сөйләячәк. Фестивальнең икенче көнендә, татарча экскурсияләрдән тыш, рус телендә «Татар бистәсендә яшәгән сәүдәгәр нәселләре» экскурсиясе планлаштырыла.

29 август

12:00-13:30 "Кабан күле тирәли самокат һәм велосипедларда экскурсия", алып баручы – Рәдиф Кашапов. Экскурсия татар телендә узачак.

14:00-16:00 "Кабан арты республикасы", алып баручы – Айрат Фәйзрахманов (татар телендә).

30 август

12:00-13:30 "Кабан күле тирәли самокат һәм велосипедларда экскурсия", алып баручы

– Рәдиф Кашапов (татар телендә).

14:00-16:00 "Совет чоры татар бистәсе", алып баручы – Нияз Игъламов (татар телендә).

14:30-16:30 «Татар бистәсендә яшәгән сәүдәгәр нәселләре», алып баручы – Лилия Кәлимуллина (рус телендә).

АЧЫК ҺАВАДА АЧЫК УНИВЕРСИТЕТ (лекторий)

“Ачык университет” проекты ачык һавага чыга! Ике көн дәвамында фестивальгә килгән һәркем лекцияләрдә, ми давылларында һәм ачык бәхәсләрдә катнаша алачак.

Программада:

● Ачык дискуссия "Бүгенге әдәбият: тыелган темалар һәм язылмаган әсәрләр"

Модераторлар: Луиза Янсуар - Г.Кариев ис. театр директоры, Айдар Шәйхин - Татар китабы йорты директоры"

● "Татарча slow living: вакытны акрынайтып буламы?" (тәҗрибә уртаклашу)

Оештыручы: Ләйлә Лерон. Чакырылган кунаклар: режиссер Илшат Рәхимбай, хореограф Нурбәк Батулла, җырчы Илүсә Хуҗина.

● “Кырык тел өчен кырык проект” – “За языки РФ” платформасы координаторы Римма Гомәровадан Россия Федерациясендәге башка милли телләрдәге заманча проектларга күзәтү.

● “Бакча – шәхсият мәйданы” – Ш.Мәрҗани исемендәге тарих институты директоры урынбасары Әлфрид Бостановтан сәүдәгәрләр турында лекция.

● "Мин һәм шәҗәрәдәге 126 кеше", лекция-остаханә.

Лектор – меңнән артык исемнән торган нәсел шәҗәрәсен туплаган, @tugannar_ блогын һәм психологик-трансформацион уенны алып баручы Диләрә Гафиятуллина.

● "Шагыйрьләр һәм "просто шигырь язучылар"" – яшь шагыйрьләр, музыкантлар,актёрлар катнашында интерактив.

Оештыручы – яшь шагыйрә Гүзәл Закирова.

"Ачык университет" белем бирү платформасы Бөтендөнья татар яшьләре форумының "Акыл фабрикасы" проекты кысаларыннан үсеп чыкты. Ачык Университетта 100дән артык кеше белем алырга җитеште.

Фестивальнең беренче көнендә “Тәртип” радиосының махсус лекторий мәйданчыгы эшләячәк. Модераторлар: Айваз Садыров, Айсылу Лерон.

● «Үткәннән киләчәккә: Милли кыйммәтләр» лекциясе.

Спикерлар: Ризәлә Исмәгыйлева, Айваз Садыйров

● Грампластинкалар тыңлау. 30-90нчы еллар җырлары. Оригиналь һәм заманча

яңгырашны чагыштыру

● «Казан урамнары: үткәннән киләчәккә» лекциясе.

Спикер: Раушания Миңнуллина

● Бер җыр тарихы. Мини-лекция + җыр башкару

● Татар халык уен кораллары остаханәсе.

Остаз: Руслан Габитов

● Интервью-секция.

"Тәртип" радиосының баш мөхәррире Ризәлә Исмәгыйлева

Балалар һәм аларның әти-әниләре өчен ике көн буена остаханәләр мәйданчыгы эшләп торачак. Остаханәләрнең эше 12:00 башлана.

Балалар өчен иҗади активлык юнәлешләре:

● Имбирлы прәннекләр бизәлеше

● Баш киеме бизәү, балчыктан бизәк

● Фетрдан беләзекләр

● Керамикадан милли бизәкле эшләнмәләр

● Гарәп каллиграфиясе

"Шаян ТВ"" телеканалы, "Сабантуй" журналы, “Ябалак” һәм “Сабыйлар” тәрбия үзәкләре фестивальнең нәни кунаклары өчен үз остаханәләрен, ә "Салават күпере" журналы һәм "Art!Wow" студиясе милли аквагримм сеанслары әзерли.

Квестта катнашучылар Кабан күле, Иске бистә тирәсендәге тарихи урыннар буйлап аҗдаһа саклый торган хан хәзинәләрен эзләячәк. Квест өчен гаризалар 25 августка кадәр кабул ителә. Оештыручылар – SkyTat татарча сөйләшү клубы һәм Уфа китап клубы.

Фестиваль территориясендә ике фотозона эшләячәк. Фестиваль кунаклары “Печән базары”ның традицион тематик фотозонасында фотолар ясый алачак. Гаилә фотосессияләре өчен махсус аерым фотозона эшләячәк.

Ике көнлек концерт программасы кысаларында яшь татар башкаручылары чыгыш ясаячак. Беренче көнне сәхнәдә яшь музыкантлар Азат Гыймадиев, Элина, Тимур Ямалов (Уфа), Илгиз Шәйхразиев һәм Gauga төркеме; фестивальнең икенче көнендә Fauzia, Yatmas Dusai, Abadeli, KRAPIVA музыкаль проектлар һәм “Карт аяк” төркеме чыгышы көтелә. Фестивальнең музыкаль партнеры – Yummy Music лейблы.

«Печән базары» фестивале 29 августта 12:00 сәгатьтә Кабан күле ярында башлана. Керү ирекле. Дресс-код: милли кием.

«Печән базары» фестивале 2013 нче елдан бирле уздырыла. Беренче акция 2013 елның апрелендә үза һәм татар шагыйре Габдулла Тукайның 100 еллыгына багышлана. Печән базары (Peçən bazarı) - XVIII гасырда Казанның Иске Татар бистәсендә сәүдә, иҗтимагый һәм мәдәни үзәк булган. Беренче фестивальнең максаты XX гасыр башы, ягъни Тукай яшәгән һәм иҗат иткән чор атмосферасын торгызу була. Моның өчен Нурулла мәчете янында урам ярминкәсе оештырыла. Бу ярминкәдә катнашучылар өчен дресс-код кертелә – киемдә ул чордагы шәһәр халкының татар милли киеме элементлары булырга тиеш була. Тугыз еллык тарихлы фестивальнең төп максаты – шәһәр яшьләре арасында татар милли мәдәниятен популярлаштыру, татар телендә заманча музыка башкаручыларны киң җәмәгатьчелеккә таныту.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100